«Сәламәтлек» финалына чыктылар
Татарстан Республикасы «Сәламәтлек» XVI авыл Спартакиадасы кысаларында Зәй шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының икенче зонасы ярышлары узды.
Беренчелек өчен республиканың Кама аръягы зонасы районнарыннан 15 команда көч сынашты. Ярыш киеренке, кискен көрәштә барды. Аксубай җыелма командасы өчен безнең районның иң яхшы спортчылары - Илсур һәм Илнур Сафиннар, Руслан Смелов, Радик Канәфин, Илшат Хафизов, Ярослав Ярославлев, Рамил Мингалимов, Самат Гайнуллин һәм Евгений Ильин чыгыш ясады.
Алар - бердәм командага берләшә алган төрле һөнәр вәкилләре. Көндәшләренә алар уенда исәп-хисаплылык, җыйнаклык һәм җиңүгә ирешүдә үҗәт булуларын күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә Аксубай дружинасы дүртенче урынга лаек булды һәм ТР «Сәламәтлек» XVI авыл Спартакиадасы финал стадиясенә чыкты, шулай ук агымдагы елның июль аенда Актаныш районында узачак ТР «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннарына параллель зачетка чыкты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев