Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Скутер – куркыныч уенчык

Скутерлар (мопедлар) белән идарә итүче балалар проблемасы актуаль булып кала бирә. Без, кызганычка каршы, кыйммәтле һәм еш очракта куркыныч тудырган уенчыклар бүләк итәргә яратабыз. Нәтиҗәләр турында уйламыйча, балаларыбызга, мотоцикллар турында сөйләп тә тормыйм, мопедлар, төрле скутерлар, квадроцикллар  сатып алабыз.

– Бу ике тәгәрмәчле транспорт чарасы, тотрыксыз булудан тыш, аның әле иминлек дәрәҗәсе дә түбән, шуңа өстәп, аз гына егылу яки бәрелү дә зур куркыныч тудыра, – дип аңлатма бирде Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гыймалетдинов. –  Балаларына скутер сатып алучы әти-әниләрнең күпчелеге мондый юмартлыкның җитди нәтиҗәләргә китерәсен  тулысынча аңлап җиткермиләр. Гамәлдәге канунга нигезләнеп, мопед (скутер) белән идарә итү бары тик “М“ категорияле машина йөртү таныклыгы булганда гына рөхсәт ителә.

Әгәр транспорт чарасын йөртүчегә 16 яшь тулмаган икән, административ санкцияләрне аларның әти-әниләре үтиячәк. Әгәр дә йөртүчегә 16 яшь тулган, әмма аның “М“ категорияле машина йөртү таныклыгы юк икән,  йөртүчегә транспорт чарасын махсус тукталышка кую белән бергә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр административ штраф салына.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев