Синоптиклар Татарстанда давыл көтелү турында кисәтте
Синоптиклар Татарстанда давыл булачагы хакында кисәтте – якын арада республикада һава торышы кисәк начарая.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген көннең икенче яртысында һәм кичен республика территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр явуы, җилнең тизлеге секундына 15-20, аерым урыннарда 24 метрга кадәр җитүе көтелә. Кайбер районнарда яңгыр һәм боз явачак.
Шул ук вакытта, һава температурасы югары булып кала – көндез Казанда +31 градус, республикада +32 градуска кадәр эссе булачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев