Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Синоптиклар Россиянең Европа өлешенә кыш килүе турында сөйләде

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Россиянең Европа территориясенең күпчелек өлешендә метеорологик кыш урнашачак.

Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сөйләде, дип хәбәр итә RT.

Мәсәлән, Мәскәү төбәгендә 21 ноябрьгә каршы төндә 10 градуска кадәр салкын булачак, ә көндез һава температурасы нульдән -5 градуска кадәр төшәчәк. Суыту үзе белән арктик антициклон алып киләчәк, дип ачыклык кертте Тишковец.

РФ Гидрометеоүзәге фаразына караганда, Көньяк Уралда һәм Көньяк федераль округта климат нормасыннан аеруча көчле тайпылыш булачак. Анда һава температурасы гадәттәгедән 6-10 градуска түбәнрәк булачак.

Уралдан килгән салкын һава Татарстанда да һава шартларының кискен үзгәрүенә китерәчәк. Бүген, 20 ноябрьдә, иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары республика буенча кайбер урыннарда -22 градуска кадәр төшәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев