Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Син минем җирдәге фәрештәм...“

    Гармун, аралар ераклыгына карамастан, кешеләрне берләштерә.

    Халык иҗаты энтузиасты, район ветераннар советы Президиумы әгъзасы Евгений Копонев Иваново каласында оештырылган Геннадий Заволокин исемендәге “Уйна, гармун!“ Бөтенроссия фестивалендә менә инде сигезенче тапкыр катнашты.

    Без Евгений Петровичтан бу сәфәр турындагы тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

    – “Уйна, гармун!“ иң якты, онытылмаслык хис-кичерешләр калдырды. Миңа кабаттан башка төбәкләрдә яшәүче иҗатташ дусларым белән күрешү бәхете елмайды.  Бу бәйгедә 286 кеше катнашты.

    Алар арасында Киров, Самара, Мәскәү өлкәләреннән, Калуга, Северодвинск шәһәрләреннән һәм Россиянең төрле почмакларыннан оста гармунчылар бар иде. Аларның барысы да халык уен коралларында искиткеч уйныйлар. Мин үзем иҗат иткән Россия турындагы җырны, такмаклар, көйләр башкардым.

    Тамашачылар минем чыгышларымны җылы кабул иттеләр, жюри да югары бәя бирде. Мин өченче дәрәҗә Диплом һәм гармунга тугрылык өчен Дипломына ия булдым. Без Комсомольск районының Комсомольск авылында, Иваново өлкәсенең Шуя шәһәрендә  концерт куйдык.

    Форсаттан файдаланып, фестивальгә баруда ярдәм иткән өчен район җитәкчелегенә һәм мәдәният бүлегенә  ихлас рәхмәт белдерәсем килә.

    – Евгенний Петрович, иҗатка ничек килдегез, шул хакта искә алып үтегез әле?

    – 1950 елда абыем армиядән миңа гармун алып кайтты. Мин үзлегемнән анарда уйнарга өйрәндем. Шул вакыттан алып 68 ел гомер үткән. Һәм шул еллар дәвамында гармун минем яраткан уен коралына әйләнде.

    17 яшемдә мин җәй буена эшләдем, колхозга урманнан бүрәнә ташыдым, 980 сум акча эшләдем һәм әнием дә акча кушып, Чистайдан  мең ярым сумга баян сатып алдым. Гомерем буена гармунда уйныйм, җырлыйм, җырларны үзем иҗат итәм.

    Мин үземне һәвәскәр гармунчы дип саныйм. Без, сугыш чоры балаларының бала чагы җиңел булмады, әмма минем тормышымны моң бизәде. Мин төрле вазифаларда хезмәт куйдым, күңел тулган мизгелләр дә  аз булмады, шул чакларда мин һәрвакыт кулыма гармун алдым.

    Уйларым ерак балачакка барып тоташа, ул еллар авыр, ләкин кызыклы булган. Гармунны сыздырып җибәргәч сандугачлар сайравы, кәккүк тавышы ишетелә, бер сүз белән әйткәндә, бөтен тормыш юлым күз алдыннан үтә.

    Гомер дәфтәремдә кызыклы мизгелләр дә аз түгел. Фестиваль программаларында катнашып, мин Россиянең күп кенә калаларында булдым. Бигрәк тә Киров, Ижевск, Түбән Новгород, Орехово-Зуево, Орел, Тольятти шәһәрләре күңелемә якын, шулай ук  Украинада һәм Белоруссиядә тамашачылар белән аралашу онытылмас тәэсирләр калдырды.

    Шуны әйтәсем килә, тормыш иптәшем Руфина Петровнаның хуплавын һәм ярдәмен тоймасам мондый бай иҗади тормыш белән яши алмас идем. Без аның белән 53 ел бергә иңгә-иң куеп гомер итәбез. Кайгысын да, шатлыгын да бергә бүлештек.

    Барлык эшләремдә дә ул минем беренче булышчым. Минем аңа булган рәхмәтем һәм мәхәббәтем чиксез. Аңа багышлап шигырьләр һәм җырлар иҗат иттем.

    Син минем җирдәге фәрештәм,
    Син – Ходайның бүләге.
    Син миңа ярдәмче һәр эштә,
    Син минем гөлчәчәгем.

    Тормыш иптәшемә багышлап язган җырым Россия буенча популярлык алды, фестивальдә танышкан иҗатташ дусларым да аны яратып башкаралар.
    Гармун – искиткеч уен коралы.

    Гармунда халыкның күңеле, уйлары, хис-кичерешләре. Гармун  белән  яшьләрнең дә кызыксынуын бик теләр идем. Әмма гармун моңы  бик сирәк ишетелә шул. Бүгенге көндә эстрада җырчылары фонограмма кулланалар, ә гармун  моңы – ул күңелләргә үтеп керә, дәртләндерә.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: