Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Симертү мәйданчыгы – табыш өчен эшли

“Восходящая заря“ АФның “Аксубай“ филиалы “Баланда“ бүлегендә симертү мәйданчыгы эшли.

Бүгенге көндә монда 400 баштан  артык үгез асрала. Монда кирәкле бөтен шартлар да тудырылган: азык йорты, су эчү җайланмалары. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, су эчү җайланмаларына җылытылган су килә. Терлекләр сәламәт, көр.

– Симертү мәйданчыгындагы үгезләр тәүлегенә уртача 850 граммнан күбрәк авырлык туплый, – дип биредәге эшләр белән таныштырды агрофирма зоотехнигы Ирек Габдрахманов. – Бу терлекчеләр коллективының намуслы, җайга салынган эше.

Симертүдәге терлекләрне Валерий Чубуров, Ирек Мирзин (рәсемдә) тәрбиялиләр. Азыкны мәйданчыкка трактор белән Николай Копонев кертә. Сак хезмәткәрләре Валерий Чернов һәм Илфаик Сабиров терлекләрнең сакланышына үз өлешләрен кертәләр.

Терлекчеләрнең бурычы: симертүдәге бөтен маллар авырлыгын 400 килограммга кадәр җиткерү. Монда барысы да соңгы нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән. Аларны сатудан кергән табыш  соңгы чиктә агрофирманың икътисади торышына йогынты ясый һәм эшчеләрнең хезмәт хакларында чагыла.

– Үгезләрнең аппетитлары яхшы, – дип шаярып сөйлиләр терлекчеләр, малларның азык йортында бердәм силос ашауларын күзәтеп.
Яшь терлекләрне тулы кыйммәтле тукландыру өчен хуҗалыкта салам, печән, фураж, сусыл азыклар запасы җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Симертү мәйданчыгы –  авыл хуҗалыгы предприятиесенә үзкыйммәтне киметеп ит җитештерү өчен яхшы мөмкинлек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев