Аксубаево
  • Рус Тат
  • Силос – көн бурычы

    Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә силос хәзерләү дәвам итә.

     Кышны имин чыгу өчен бу азык төрен  уртача 68 мең тоннадан  артык  хәзерләү планлаштырылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенгесе көнгә траншеяларга 16,5 мең тоннага якын силос салынган.

    Азык хәзерләү звенолары бурычны кыска вакытларда башкарып чыгу өчен бөтен көчләрен куялар. Кукуруз игелгән 5,3 мең гектардан артык  мәйданның 2,5 мең гектардан артыгы силоска чаптырылган.

    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча: “Восходящая заря“ АФ филиалында – 6,5 мең тоннага якын, “Аксу Агро“ АФда – 6 мең тоннадан артык, “Аксубай“ АФда  3 мең тоннадан артык силос хәзерләнгән.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: