Шырпы балалар уенчыгы түгел
Балаларга янгын чыккан очракта нинди чаралар күрергә кирәклеге турында мисалар китереп сөйләделәр.
Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте 1892 елда оеша. Татарстанда әлеге оешма 60 ел дәвамында гамәлдә. Җәмгыятьнең эшчәнлеге күп төрле: янгын иминлеген тәэмин итү, янгын сагы һәм балалар белән тыгыз элемтәдә тору.
Татарстан республикасының ВДПО бүлеге советы рәисе Радик Камалетдинов, янгыннарны профилактикалау җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе, дип билгеләп үтте. Балалар белән эшләү аеруча мөһим. Чөнки күп очракта янгыннар балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыга.
Алексей Баталов исемендәге рус драма театры артистлары юмористик формада театральләштерелгән куелыш әзерләгәннәр.Түбән сыйныф укучылары артистларның сорауларына бердәм җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, янгын иминлеге кагыйдәләрен кабатладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев