Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Штрафларны вакытында түләгез

Административ җаваплылыкка тартылган зат административ штрафны административ штраф салу турындагы карар канунлы көчкә кергән көннән алтмыш көннән дә соңармыйча түләргә тиеш.

ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре тарафыннан 6 айда ТР КоАПның 20.25 маддәсе буенча түләнмәгән штрафлар өчен 98 материал төзелгән. 5 материал буенча - арест, 22 се буенча - мәҗбүри эшләргә тарту җәзасы билгеләнгән, калганнары буенча ике тапкыр күләмдә административ штраф салынган. Шулай ук ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре суд приставлары белән берлектә гражданнарның ике транспорт чарасына арест салган.


Административ штраф - ны тиешле срокта түләмәү түләнмәгән административ штраф суммасының ике тапкыр күләмендә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салуга, яки унбиш тәүлеккә административ кулга алуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартуга китерә. 


Җәзаның котылгысыз булу принцибын гамәлгә ашыру кысаларында ТР буенча дәүләт автоинспекторлары суд приставлары хезмәте белән тыгыз элемтәдә эшли. Хокук бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне үз вакытында ачыкларга һәм җ а в а п л ы л ы к к а т а р т ы р г а мөмкинлек бирә. Штраф түләүдән качып йөрүче машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукы чикләнүгә дучар була ала. Штрафлар буенча бурычны түләттерүдә, соңыннан бурычны каплату өчен сатып җибәрелергә мөмкин булган транспорт чарасын кулга алу кебек алым да актив кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев