Шәхси хуҗалыклар бюджетны сөт хисабына тулыландыра
2021 елның август аенда, шәхси сектордан сөт җыю күрсәткечләре узган елның шул ук чор күрсәткечләрен каплый.
Шәхси хуҗалыкта савым сыерлары асраучыларга көн саен гаилә бюджетын тулыландыру мөмкинлеге бар. Иң эшчән, тырыш хуҗалар сыерларның баш санын устереп ,сөт тапшырып акча эшләү мөмкинлеген дэ арттыралар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 августка район буенча шәхси сектордан 20 тоннадан артык сөт җыелган. Продукция тапшыру буенча берничә ел дәвамында Иске Ибрай авыл җирлегендә яшәүчеләр алда бара, аларның нәтиҗәсе – 2600 килограммнан артык. Емелькинода – 1800, Беловка, Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлекләрендә – бер центнерга кимрәк, Урмандеево авыл җирлекләрендә 1400 килограммнан артык тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев