Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шикәр чөгендерен казып алу тәмамланды

«Аксу Агро» ҖЧҖ хезмәтчәннәре татлы тамырны тулысынча алып бетерделәр.

Ике ай эчендә алар әлеге маржиналь культураны 3 мең гектардан артык мәйданнан казып алдылар, уңыш гектарыннан 400 центнерга якын тәшкил итте. Беренче көннәрдә үк эшне ике сменада алып бардылар, әлбәттә инде, һава торышы да эш барышына үз төзәтмәләрен кертми калмады.

Шулай да эш графигы сакланды – урак вакытында төгәлләнде. Һәр көнне кырда булу – кырчылар өчен сынау. Үз эшләренең осталары буларак алар аны зур тырышлык куеп үттеләр. Чөгендер казып алу комбайннарына Алексей Кудряшов, Анатолий Ильгузин, Алексей Пайдаркин, Александр Крайнов, Ирек Мостафин һәм Рәис Ильязов алмашып идарә иттеләр. Механизаторлар – язын туфракны чәчүгә әзерләүдән алып, соңарып өлгергән культураларны җыеп бетергәнчегә кадәр барлык агрочараларны да югары күрсәткечләргә ирешеп башкарган уңган кыр батырлары.

– Кырчылыкта һава торышы факторы зур роль уйный, – дип сөйли авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш агрономы Илхат Яруллин. – Коры, аяз көннәрдә комбайнчылар смена нормасын арттырып эшләделәр. Яңгырлы көннәрдә татлы тамырны казып алуны дәвам итү өчен, ачылган көннең һәр сәгатеннән максималь файдаланып калырга тырышып хезмәт куйдылар, йөкләнелгән бурычны лаеклы үтәделәр.

Чөгендер җыеп алу звеносы 121 мең тоннадан артык шикәр чөгендерен казып алды. Игелгән уңышны эшкәртү өчен шикәр задодына вакытында озату – шулай ук алга куелган чираттагы бурыч булып тора. Бүлекчәләрдән һәр көнне татлы йөк белән дистәләгән автомобиль эшкәртү заводына юл тота. Төяү агрегаты операторлары Фәнис Сафиуллин һәм Марат Гайнетдинов өчен дә эшнең тыгыз мәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев