Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Шәфкатьлелек» яңа ял итүчеләрне кабул итте

    «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе кабат ишекләрен ачты.

    2020 елның 6 апрелендә коронавирус йогышы таралу сәбәпле, «Шәфкатьлелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге эше туктатылган иде. Өч ай дәвамында ул ябылып торды. Бу вакыт бүлекчәдә нәтиҗәле узды: биредә капиталь ремонт үткәрелде. Бина яңача төсмер алды, ял итүчеләрне кабул итү, яшәү шартлары яхшыртылды.

    Үзәк хезмәткәрләре беренче ял итүчеләрне ачык йөз белән каршы алдылар. Сезон ачылган көнне КЦОНда район башлыгы Камил Гилманов булды. Ул бүлмәләрне карап чыкты, хезмәткәрләр белән очрашты, социаль хезмәт алучылар белән сөйләште, ремонт турында аларның фикерен тыңлады.

    – Барысы да бик шәп, бик ошый, – дип кистереп әйтте Иске Үзидән авыл хуҗалыгы производствосы ветераны. – Миннән соң бирегә хатыным дәваланырга һәм ял итәргә киләчәк.

    Район җитәкчесе белән аралашкан һәр кеше тернәкләндерү бүлегенең үз эшен башлавына сөенечен һәм канәгать булуын белдерде. Бүлмәләргә иртәнге сигездән үк урнаша башладылар. Хезмәткәрләр кабул итүне Роспотребнадзор таләпләренә туры китереп алып бардылар. Ял итүчеләр 21 кеше, шул исәптән пенсионерлар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар да бар. Алар биредә 15 көн булачак.

    – Бүген хезмәт алучылар алдында кабат ишекләребезне ачу бик күңелле, – дип уртаклашты «Шәфкатьлелек» үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманова. –Көтеп алынган көн җитте. Күп кенә өлкән буын кешеләре өчен учреждение эше – сәламәтлекне ныгыту, ял итү, көч табу өчен яхшы мөмкинлек. Алар шалтыратып, эшчәнлегебезне кайчан яңартуыбыз белән кызыксынып тордылар. Бирегә килүчеләргә уңайлы булсын, алар тернәкләндерү программасын гына узып калмыйча, биредә булудан эстетик ләззәт алсыннар өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек. Район җитәкчесенә аерым рәхмәт әйтәсе килә – ул ремонт барышын аерым контрольдә тотты. Ремонтчылар тырышып эшләделәр.

    Үзәкнең икенче катына капиталь ремонтны «Максат» ҖЧҖ үткәрде. Акча ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан (3 миллион сум) бүлеп бирелгән. Төзүчеләр барлык эшләрне дә җиренә җиткереп башкарырга тырышканнар. Алар диварларны тигезләгәннәр, обой ябыштырган кебек буяганнар, идәннәрне бетонлаганнар: коридорда плитка түшәгәннәр, бүлмәләрдә һәм кабинетларда линолеум җәйгәннәр, барлык бүлмә ишекләрен, электр белән тәэмин итү системасын алмаштырганнар.

    Ванна бүлмәләре дә яңартылган: яңа душ кабиналары, унитазлар куйганнар. Заездда катнашучылар һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, яңа янгын хәбәр итү җиһазы урнаштырылган. Кыскасы, учреждениенең икенче каты танымаслык итеп үзгәргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: