Шартлы хөкем ителүчеләрне тикшерәләр
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм Җинаять-башкару инспекциясе «Шартлы хөкем ителүче» дип аталган оператив-профилактик чара оештырды.
Районның полиция һәм җинаять-башкару инспекциясе хезмәткәрләре уртак рейдлар оештырып, иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җинаять җәзаларын үтәү тәртибен һәм шартларын бозучы затлар янына киләләр. Бүгенге көндә Җинаять-башкару инспекциясендә 73 хөкем ителүче исәптә тора, аларның бер өлеше кагыйдәләрне даими бозучылар исәбендә.
Аларның 4сенә иректән мәхрүм ителү белән бәйле булмаган җәза бирелгән, 8е – төзәтү эшләренә, 5се – мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, 3сенә – иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән, 42се – шартлы хөкемгә тартылган, 23е – транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән, бер хатын-кызга карата – җәзаны үтәү срогын кичектереп тору белән җәза бирелгән. 73 хөкем ителүченең 14е хатын-кыз.
Фото: Җинаять-башкару инспекциясе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев