Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шамил Садыйков дини укытуны Россия журналистлары өчен дә оештырырга тәкъдим итте

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академиянең хезмәттәшлеккә әзер булуын билгеләп үтте.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Болгар ислам академиясе белән берлектә квалификация күтәрү курсларын Россия журналистлары өчен дә үткәрергә тәкъдим итте.

«Узган ел без Болгар ислам академиясе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Кичә журналистлар өчен квалификация күтәрү курслары башланды. Бу бик мөһим эш. Чөнки алар Ислам турында аз белә. Казандагы ыгы-зыгыдан бераз ял итеп, журналистлар Болгарда ислам мәдәнияте белән таныша. Журналистларга ошаса, кызык булса, бу курсларны Россия журналистлары өчен дә оештырып булыр иде», — диде ул «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән курслар вакытында.

Болгар ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов академиянең хезмәттәшлеккә әзер булуын әйтте. «Мондый чаралар, бүгенге тәҗрибә безнең өчен бик мөһим. Алга таба формат, аудитория, эчтәлек турында уйларга кирәк. Болгар ислам академиясе хезмәттәшлеккә әзер», — диде ул.

Салават Камалетдинов

Шулай ук Шамил Садыйков Айнур Тимерхановка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең рәхмәт хатын тапшырды. 

Кичә Болгар шәһәрендә журналистлар өчен «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курслары башланып китте. Аны Болгар ислам академиясе белән берлектә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте оештыра. Аның кысаларында төрле лекцияләр, экскурсияләр, түгәрәк өстәлләр уза. Курслар 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Ахырда журналистларга таныклык тапшырылачак.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев