Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шахтада да, колхозда да эшләгән

Яңа Ибрай авылында яшәүче Нәҗип Җиһаншин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Бу Җиһаншиннар гаиләсе өчен чын-чынлап шатлыклы, истәлекле көн булды.

Зур гаилә башлыгы Нәҗип Мирсәй улын күркәм юбилее белән котларга якыннары – балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Йорт хуҗасы үзен тәбрикләргә килгән рәсми кунакларны ишегалдына чыгып каршы алды. Шушы яшендә дә тантана сәбәпчесе күтәренке рухлы, сәламәт күренә. Район җитәкчелеге исеменнән яңгыраган ихлас котлауларны ул 86 яшьлек карчыгы белән бергә кабул итте. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин ветеранга озак еллар Туган ил, республика, кече ватан иминлеге өчен куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, иң изге теләкләрен җиткерде. Ул Ил башлыгы Владимир Путинның татар телендә язылган котлау хатын ирештерде, район исеменнән бүләк тапшырды.

–Сезнең тормыш иптәшегез белән тигезлектә, йөрәгегезгә якын кншеләрнең кадерхөрмәтендә һәм тәрбиясендә яшәвегезгә чын күңелдән сөенәбез, – диде ул. Ветеранны шулай ук Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров та җылы котлады. Тантана сәбәпчесе хакимият вәкилләренә игътибар һәм ихтирам күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт укыды.

Нәҗип Мирсәй улы шушы авылда туып-үскән. Балачак, яшьлек еллары да туган авылында үтә. Тормышлар бик авыр була, буыннары да ныгып җитмәгән килеш колхозда бил бөгә. 1949 елда ФЗОга эшче һөнәргә өйрәнергә тәкъдим итәләр һәм ул ризалаша. Шулай итеп Ибрай авылы егете Кемерово өлкәсендә машинист ярдәмчесе булып эшли башлый. Аннары Амур өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән соң язмыш аны Воркута шәһәренә алып килә, биредә ул шахтер булып эшли. Авыл кызына өйләнеп, аны үзе белән алып китә. Гаиләдә бербер артлы биш бала дөньяга килә, гаилә башлыгы шахтада фидакарь хезмәт куя, производство алдынгысы, социаль ярышларда җиңүче була. Балалары бу шәһәрдә үскәннәр, ә лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайтырга карар иткәннәр.

– Әти кечкенәдән атлар белән эшләргә хыялланган, – ди кызы. – Әмма, шәһәрдә яшәп, производствода эшләп, бу хакта уйларга да вакыты булмый. Туган авылына кайткач, әтиебез бырыбер балачак хыялын тормышка ашырды.Колхозга эшкә урнашкач, ул механизаторларга ат белән төшке аш ташыды. Колхоз таркалганчы 10 ел намуслы хезмәт куйды. Ирле-хатынлы Җиһаншиннар балалары һәм оныкларының даими күзәтүе астында бәхетле картлык кичерәләр. Бер уллары гаиләсе белән алардан ерак түгел генә яши, шәһәрдән башка балалар да даими кайтып торалар, шуңа күрә әбекәй белән бабакайның бернәрсәгә дә мохтаҗлыклары юк. 7 оныклары һәм 8 оныкчыклары Җиһаншиннарның нәсел дәвамчылары булып торалар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев