Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шахматчыларга – подписка, тиктокерларга – татлы бүләкләр

«Район газетасы шахматчылар һәм блогерлар конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Шахматчыларга – газетага язылу

Шахмат буенча традицион XXV район турниры җиңүчеләре бүләккә 2021 елның беренче ярты еллыгына «Сельская новь» газетасына язылу алды!

Әлеге бүләккә турнирда беренче урыннарны алган Фаил Гафиятуллин, Юлия Муртазина һәм Андрей Егоров лаек булды. Катнашуыгыз өчен рәхмәт!

Тиктокерларга – татлы бүләкләр

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көнендә район газетасы мөхәррияте игълан иткән бәйге ахырына якынлашты.

Конкурста катнашу өчен безнең Webselnew@gmail.com электрон почтага позитив һәм кызыклы видео җибәрергә кирәк иде. Видеоны без үзебезнең @aksubaevonews Тик Токта урнаштырдык.

1 урынны Дина Михайлова яулады, ул җибәргән видео рекордлы караулар һәм лайклар җыйды. Дәртле бию 139 карау һәм 18 лайк җыйды.

2 урынга Денис Убейкин лаек булды – аның телне йотарлык алма бәлеше рецепты 64 карау һәм 2 лайк җыйды. Рецептның ни дәрәҗәдә профессиналь монтажланганын һәм Денисның нинди позитив булуын карамый калмагыз!

Ике конкурсант та бүләк алды – без аларга Кыш бабайдан татлы призлар тапшырдык!

Безнең @aksubaevonews каналына кушылыгыз һәм үзегезнең кызыклы һәм шаян видеоларыгызны безнең Webselnew@gmail.com почтага юллагыз!

Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев