Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шахмат буенча Аксубай районы чемпионаты: яшьләр уздырды!

Шахмат буенча чираттагы район чемпионаты үтте.

Ике тапкыр район чемпионы исеменә лаек булган Андрей Егоров һәм Савелий Купцов, 2018 ел район чемпионатының бронза призеры - Геннадий Горбатов һәм ике тапкыр Кубок иясе Илнар Гафиятов титул өчен көч сынаштылар. Чемпионатта беренче тапкыр Түбән Татар Майнасыннан яшь, әмма перспективалы егетләр катнашты.

Беренче урын өчен көрәшнең кызулыгы беренче турдан ук сизелде. Өченче турда Фаил Гафиятуллин һәм Андрей Егоров арасында уенның тигез исәп белән тәмамлануы сәбәпле, Савелий Купцов беренче урынга чыкты. Ул йөз процентлы нәтиҗә туплады: җиде мөмкинлектән 7 очко. Савелий Купцов өч тапкыр (2014, 2015, 2020 елларда) район чемпионы булып, шахмат остасы Михаил Водышевның казанышларын кабатлады, 2012 елдан алып ул тугыз тапкыр рәттән район чемпионаты призеры.

Калган призерларга килгәндә, монда көрәш үзгәрүчән уңыш белән барды, турнир уртасында шундый картина пәйда булды - Фаил Гафиятуллин көмеш медальгә якыная барды! Һәм нәтиҗәдә, Түбән Татар Майнасыннан 9 яшьлек шахматчы районда икенче булды!

Турнирда өченче урынга барысы да дәгъва кылды кебек тоелды. Андрей Егоровның җиңүгә шансы күбрәк иде. Бронза өчен аңа Вильдан Хәмитовны гына җиңәсе калган иде. Тик Вильдан турнир дәвамында аутсайдер булып барды һәм соңыннан биреште. Шуннан соң бронза Айназ Хәйруллин һәм Данил Маклаков арасында хәл ителде.

Коэффициент буенча өченче урын лаеклы рәвештә Түбән Татар Майнасыннан тагын бер яшь һәм перспективалы шахматчы Айназга бирелде. 2019 елда район газетасы турнирының бронза призеры Данил Маклаков 2 нче Аксубай мәктәбендә белем ала һәм, Фаил белән Айназ кебек, Геннадий Горбуновта күнекмәләр ала. Ул күптән инде шахматта зур уңышлар баглый. Бу юлы аңа бик аз гына очко җитмәде.

Андрей Егоров, Илнар Гафиятов һәм Илсаф Даутов (быелгы район чемпионатында 18 яшькәчә спортчылар арасында район чемпионатының бронза призеры) 5-7 урыннарны үзара бүлештеләр. Хатын-кызлар арасында Диляра Латыйпова иң остасы булды.

–Өченче сыйныф укучылары призлы урыннарны яулаган районның төп турниры нәтиҗәләре буенча фикер йөрткәндә, Аксубайда шахматның киләчәге бар дип әйтергә була! – диде районның иң оста шахматчыларының берсе Адель Купцов.

Фото: шахмат клубы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев