Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шаһитлар 175 гимназиядәге атыштан качып, бер бала тәрәзәдән сикерүен сөйли

Ата-аналар сүзләренчә, атыштан соң 8 «А» сыйныфын таба алмыйлар.

Шаһитлар сүзләренчә, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптәге атыштан куркып, бер укучы тәрәзәдән сикергән.

«Әлегә тәгаен генә бернәрсә дә билгеле түгел. Бер кыз бала тәрәзәдән сикереп төшкән, аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, дигән сүзләр дә бар. Мәктәп янында торырга ярамый. Атучы Азино буйлап йөри дигән сүз булды. Балаларны бу тирәдән алып китәргә куштылар», — диде баласын шушы мәктәпкә йөртүче Гөлнара Нәбиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ата-аналар атыш турында WhatsАрр мессенджерындагы төркемнән белгән.

«8 «А» сыйныфын әлегә таба алмыйлар. Балалар телефоннарын алмыйлар, дигән хәбәр бар. Минем балам 9”А» сыйныфында укый. Без үз сыйныфыбызны алдык. Барысы да исән-сау», — диде ул.

Бу рәсми мәгълүмат түгел, ә ата-аналар ишеткән сүзләр. Элегрәк «Татар-информ» Казанның 175нче гимназиясендә атыш чыгу турында язган иде. Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ату тавышлары яңгыраган Казанның 175нче мәктәбенә юл тотты.

Рәсми булмаган белешмә буенча, мәктәптә атышта балалар һәлак булган.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев