Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Шагыйрь, рәссам, журналист һәм гражданин хөрмәтенә мемориаль такта

Район үзәк китапханәсе каршында район газетасының элеккеге мөхәррире, шагыйрь һәм рәссам Александр Заварихинга багышланган мемориаль тактаны тантаналы ачу булды.

1 майда Александр Васильевичка 90 яшь тулган булыр иде. Журналистның дусты Олег Маркин инициативасы белән оештырылган тантана шушы датага туры китерелде.

Тантанага кадәр Феодосий Тотемский чиркәвендә мәрхүм мөхәррир рухына гыйбадәт кылу йоласы узды.

– Бүгенге чара Аксубайда яшәгән, биредә иҗат иткән һәм үзеннән соң китаплар, картиналар һәм якты эз калдырган кеше турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән, – диде, тантананы ачып, район башлыгы Камил Гилманов. – Гәрчә, ул башка районда туып-үссә дә, без аны үзебезнеке, Аксубайныкы дип санадык һәм саныйбыз. Ә Александр Заварихин кебек якташлар белән без горурланырга һәм алар турындагы истәлекне киләчәк буыннар өчен сакларга тиеш.

– Әйе, танылган, талантлы кешеләрне шул рәвешле хөрмәт итеп, сез безгә алмашка килүче аксубайлыларның яшь буынына игелекле үрнәк күрсәтәсез, – дип район башлыгы сүзләренә кушылды Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова. – Бу яктан да сез әхлакый тәрбиянең лаеклы үрнәген күрсәтәсез.

– Ә башкача мөмкин дә түгел, ярамый, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга чиркәү башлыгы Александр Качаев, ә алар арасында район үзәге укытучылары, укучылар, авыл мәдәният учаклары һәм китапханәләре хезмәткәрләре дә бар иде. – Александр Васильевич Аксубайны, биредә яшәүче кешеләрне аеруча яратты, аның шигырьләренең һәр юлы аның сулышы белән сугарылган. Бу мәхәббәт рәссамның картиналарында да сизелә. Мине шундый мәгънәле, чын ватанпәрвәр булган кеше белән очраштырганы өчен Ходайга рәхмәтлемен. Безнең тормышта иң мөһиме нәрсә һәм безгә нәрсә көч бирә соң? Без кече ватаныбызны яратырга тиеш, чөнки бу мәхәббәттән аны яклау омтылышы туа. Һәм бу планда шагыйрь һәм рәссам гына түгел, ә кече ватанының чын гражданины булган Александр Заварихин истәлегенә мемориаль такта ачу бик мөһим.

Тантана азагында алып баручы Валентина Селезнева Олег Маркинга сүз бирде.

– Билгеле бер дәрәҗәдә хәрби кеше буларак, флотта матрос булып хезмәт иткән Александр Васильевич, минем өчен батырлык һәм патриотизм үрнәге, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы. – Гомумән, бөтен эштә, иҗатта, көнкүрештә, кул астында эшләүчеләр, тирә-юньдәгеләр белән мөнәсәбәтләрдә дә. Ул, кем булуына кармастан, һәркем белән дә гади, аралашырга әзер кеше иде. Аның вафатыннан соң, минем өчен дөнья шактый сүлпәнләнде. Аның хөрмәтенә мемориаль такта кую без аның өчен башкара алган эшнең бик аз өлеше генә, дип уйлыйм.

Александр Заварихинның кызы Марина инициаторларга, шулай ук оештыручыларга рәхмәт белдергәннән соң, Олег Маркин һәм Камил Гилманов китапханә бинасының алгы диварында беркетелгән мемориаль тактадан ак тукыманы төшерделәр.

Катнашучылар игътибарына шагыйрь һәм журналист Александр Заварихин барельефы белән металлдан ясалган мемориаль такта тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев