Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сез иң күркәм кеше икәнсез

Аксубайда Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Мәдәният йортының төп сәхнәсендә үзләрен балаларга багышлаган педагогика хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр һәм котладылар.

Укытучылар көне – үзенчәлекле бәйрәм. Ә укытучы һөнәрен һәркем олылый, хөрмәт итә. Һәрберебез үз укытучыларын хәтерли һәм аларга хезмәтләре өчен рәхмәтле. Шуңа күрә аларның һәрберсенең билгеләп үтелүе мөһим.

Укытучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы район мәдәният йортында узды. Район мөгаллимнәре адресына иң җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады. Беренче гөлләмәләр педагогик хезмәт ветераннарына бүләк ителде, алар лаеклы ялга чыккач та сафта калалар һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.

Район мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән башкарма комитет җитәкчесе Станислав Зайцев чын күңелдән котлады.

– Нәкъ менә шушы юлны сайлавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Нәкъ менә мәктәптә укытучылар укучыларга белем бирә, аның шәхесен формалаштыра. Үзегезнең дә белем туплаудан, үсүдән туктамавыгыз өчен рәхмәт, чөнки заман белән бергә атлау мөһим. Мин сезгә ирешелгәннәрдә тукталып калмаска һәм авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә уңышлар телим. Без сезнең алда баш иябез! – дигән теләкләрен җиткерде ул.

Укучылары БДИда югары әзерлек дәрәҗәсе күрсәткән, «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабында уңышларга ирешкән 6 педагог район башлыгының Мактау грамотасы һәм гранты белән бүләкләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатына 20 укытучы лаек булды. Район методик берләшмәләре җитәкчеләре актив хезмәттәшлек һәм һөнәри осталыклары өчен мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева укытучыларга рәхмәт белдерделәр һәм аларны Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән җылы тәбрикләде. Районның төп сәхнәсендә ул үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту эшендә нәтиҗәле хезмәтләре өчен юбиляр педагогларга Мактау грамоталары тапшырды.

– Һәрвакыт көч һәм энергиягез ташып торсын. Сезне укучыларыгыз, ата-аналар яратсыннар һәм хөрмәт итсеннәр. Сезгә нык сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим. Бәйрәм белән! – дигән котлау сүзләрен җиткерде мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина.

Бәйрәмнең рәсми өлеше иҗат номерлары белән үрелеп барды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм район үзешчәннәре күңелләргә үтеп керерлек җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр. Аларның матур чыгышлары көчле алкышларга күмелде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев