Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үсемлекләр һава торышына тиз бирешә

    Кышкы айларда көзге уҗымнарга күп төрле куркыныч яный.

    Аларның кышлау шартларына кайбер факторлар йогынты ясый. Шуларның берсе – кар катламы биеклеге. Үсемлекләрнең кышкы проблемалары турында ТР Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов белән әңгәмә корабыз.

    – Кышын үсемлекләр һава торышына чыдам булмаска да мөмкин. Туфракны һәм аның астында булган үсемлекне көчле салкыннан һәм температураның кискен тирбәлешеннән кар сакларга тиеш. Без аның басуларга, гадәттә, тигез ятмавын күзәтә алабыз. Бигрәк тә кышкы чор башында. Мәсәлән, кар катламының уртача биеклеге 10 сантиметр, әмма кырның 20 проценттан артык мәйданында кар катламы 5 сантиметрдан ким булырга мөмкин.

    Үсемлекләрне өшүдән саклау өчен кар катламының 20-25 сантиметр калыкта булуы җитә. Көзге культураларның уңышлы кышлавына һава температурасының уңайлы булуы һәм кар катламы биеклеге турыдан-туры бәйле. Һава торышы җылынган вакытта барлыкка килгән боз капламнары да көзге уҗымнарга зыян салырга яисә аларның һәлак булуына китерә ала. Әмма, әгәр үсемлекләрнең тамыр системасы туфрак өслегеннән 3 сантиметр тирәнлектә һәм зыян күрмәгән икән, алар янәдән үз хәленә кайта ала.

    Үсемлекләрнең куаклану төене дәрәҗәсендә һәлак булуына китергән температура, туфрак тирәнлеге 2,5-3 сантиметр булганда, минус 18 градус.

    Көзге уҗымнарның чыдамлыгы үсемлекләр составында булган шикәргә дә бәйле. Сөрү вакытында башкарылган, тәрбияләү, тукландыру буенча барлык агрочаралар үтәлгән участокларда – үсеш һәм салкыннардан саклану өчен үсемлек барлык микроэлементларга да ия була.

    – Безнең район хуҗалыкларында уҗымнарның торышы нинди?

    – Безнең белгечләр хуҗалык кырларына даими чыгалар һәм көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрен кар катламының биеклегенә, боз капламы булуына, көзге культураларның һәм күпъеллык үләннәрнең куаклану төене тирәнлегенә, тычкансыман кимерүчеләрнең булуына тикшерәләр. Районда декабрьнең беренче ункөнлегендә көзге культураларга үткәрелә торган мониторинг күрсәткәнчә, кырларның кар белән каплануы 100 процент тәшкил итте. Алар боз белән капланмаган. Барлык күрсәткечләр дә нормада, уҗымнарның кышны уңышлы чыгуына өметләнәбез.

     

    Фото: ТР Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе архивыннан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: