Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үсемлекчелектәге хезмәтләре өчен

    Җәмгыять өчен башкарылган намуслы хезмәт беркайчан да игътибарсыз калмый.

    “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы баш агрономы Фәнис Хәмидуллинның үсемлекчелек тармагындагы хезмәт стажы өч дистәдән артык. –Тәҗрибәле, югары класслы белгеч, – диләр аның турында агрофирмада.

    Үзенең тырыш хезмәте белән ул районның авыл хуҗалыгы производствосына саллы өлеш кертә. Фәнис Рәхмәтулла улы республиканың Россельхозцентр филиалыннан хезмәтенә югары бәя алды. Аңа Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Россельхозцентр җитәкчелеге аңа үсемлекләрне саклау, басулар уңдырышын арттыру эшендә күпьеллык хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: