Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Сельская новь» Аксубай районы газетасы призына онлайн-турнир

    6 ноябрь көнне «Сельская новь» газетасы призына шахмат буенча традицион XXV район турниры узды.

    Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле саклык чараларын үтәү максатларында, укучыларыбыз арасында интеллектуаль уеннар онлайн-режимда үткәрелде. Уеннар «Шахмат Планетасы» порталында узды. Шахмат сөючеләр өчен бу кичә уеннарның мавыктыргыч мизгелләре белән истә калды. Алар һәрберсе үз өендә утырса да, матчлардан алган дәрт, хис-кичерешләр кимемәде.

    Нәтиҗәдә, ир-атлар арасында Андрей Егоров җиңү яулады. Савелий Купцов икенче урынга чыкты, Илнар Гафиятов өченче призер булды. Яшь шахматчылар арасында призлы урыннарны Түбән Татар Майнасы мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин (1 урында), Максим Борисов (2 урында) һәм Илсаф Даутов (3 урында, икесе дә – 2 нче Аксубай мәктәбеннән) үзара бүлештеләр.

    Хатын-кызлар арасындагы көч сынашуларда Иске Кармәттән Юлия Муртазина көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады, икенче мәктәптән Юлия Борисова һәм Эльвира Әхмәтҗанова көмеш һәм бронза призерлар булдылар.

    – Егоров Андрей дүртенче тапкыр традицион турнир чемпионы булды, Михаил Водышев куйган рекордка кадәр (5 тапкыр чемпион) аңа тагын бер титулга ия буласы гына калды, – дип шәрехләде онлайн-турнир нәтиҗәләрен шахмат клубы җитәкчесе, ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Савелий Купцов һәм Илнар Гафиятов әлеге турнирның өченче тапкыр призерлары булдылар, өстәвенә, Савелий җиде елдан соң.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: