Аксубаево
  • Рус Тат
  • Себеркеләрне – рөхсәт белән генә

    Ак кәүсәле “көдрә“ каен – күп кенә табигать яратучыларның соклану предметы булып тора.

    Әмма нәкъ менә әлеге яфраклы агач төренең иң яхшы вәкилләренә җәй җитү белән кырылу куркынычы яный. Чөнки каен себеркеләре – теләсә нинди мунчаның иң кирәкле атрибуты. Бәхәссез, кайнар мунчада себерке белән чабыну – яхшы гадәт, ул кеше сәламәтлегенә файда китерә.

    Шуңа күрә һәрберсе җитәрлек күләмдә себерке әзерләп куярга тырыша. Әмма мондый сорау килеп туа: әйләнә-тирәлек өчен каеннан һәм башка агач төрләреннән массакүләм себеркеләр әзерләү шулай ук зарарсызмы икән?

    – Дәүләт урман сагы хезмәткәренә белгертмичә генә гражданнарның себеркеләр әзерләве табигатькә зур зыян сала, – дип белдерде Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы урынбасары Андрей Ильмухин. – Яшь каеннар үсә торган урманнар участоклары юкка чыга.

    Без юллар янындагы саклау урман полосаларында каен ботакларын, хәтта яшь агачларны кисәргә омтылганнарын күргәнебез бар.
    Мондый фактлар урман кануннарын бозу санала, бу әле “табигать яратучыларның“ табигатьне һәм урманчылар хезмәтен мыскыллау да. Дәүләт урман сагы хезмәткәрләре кисәтә: урман иминлегенә кул сузган кешеләр, үз иминлекләре өчен дә куркыныч тудыралар.

    Урман фондына китерелгән зыян өчен административ җаваплылык каралган. Канунсыз агачлар кисүдә һәм агачларга зыян салуда гаепле дип танылган затларга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф бирелә.

    Шул ук вакытта, себеркеләрне әйләнә-тирәгә һәм үзегезгә зыян китермичә дә әзерләп була. Урманнар территорияләрендә төп төрләр үссен өчен башка агачларны, шул исәптән каеннарны да кисәргә кирәк булган участоклар бар. Мунча себеркеләрен шундый урыннарда әзерләп була, ә моның өчен – бары тик урманчылыкка гына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: