Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Себерке урынына пумала алырлар иде

Район үзәгендә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетының хатын-кызлар бригадасы тәртип урнаштыра.

Аларны үзәк мәйданда һәм парклар территориясендә еш очратырга була. Алар һәрчак ачык күңелле, узып баручылар белән елмаеп сөйләшәләр. Күпләр алар белән шәхсән таныш, кемдер аларны көн саен күрә. Әмма аларны тәкъдим итү артык булмас. Район үзәге территориясен җыештыруда Зоя Чадаева, Ильмира Белова, Галина Сандимирова эшлиләр, җәйге чорда Анастасия Аладина аларның ярдәмчесе булды.

Себеркеләр белән коралланып, алар урналар тирәсеннән көнбагыш кабыкларын себерәләр, буш пластик шешәләрне, кәгазь һәм башка чүп-чарны җыялар. Өстәвенә, көн саен, елның теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава торышында. Бу аларның эше, диярсез. Аларның эшчәнлеге зонасы бөтен район үзәгенә тарала һәм бары чүп-чар җыештыру белән генә дә чикләнми.

– Эскәмияләр дә бар бит әле, аларны юарга да, буярга да кирәк, сукмаклар һәм тротуарлар да бар. Һәр көнне чүп-чар һәм көнбагыш кабыгын себереп җыештырудан бушасалар, алар тагын башка эшләрне дә эшләргә өлгерерләр иде. Ә болай алар бистәдәге барлык чүп савытлары тирәсен себереп йөриләр, – дип сөйли шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы Андрей Сетров. – Бу безнең яшьләрнең тәрбия культурасы, гаиләдә алар әти-әниләре, әби-бабалары хезмәтен хөрмәтлиләр, йорт тирәлеген чистартуда булышалар, ә урамда үзләрен тәртипсез тоталар.

Җыештырылган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста, дип юкка әйтмиләр. Бу хакыйкатьне истә тотып, буш шешәләрне, шоколад яисә туңдырма кәгазьләрен чүп савытына салыгыз. Һәм бу сыйфатларга балаларны да өйрәтегез. Шул вакытта үзәк урамнарда чисталык урнаштыручы хатын-кызлар үзәктә урнаштырылган барлык эскәмияләрне буярга да, башка эшләрне эшләргә дә җитешәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев