Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сәбәбе – дөрес кулланмауда

Россия МЧСның ТР буенча УНД һәм ПР ГУның Аксубай һәм Нурлат районнары буенча Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына нигезләнеп

2018 елның агымдагы чорында Аксубай районы территориясендә 26 янгын чыгу очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 кә кимрәк.
Янгын нәтиҗәсендә 3 кешенең гомере өзелгән, аларның барысы да  исерек хәлдә булган, янгынга китергән сәбәп – тәмәке белән саксыз эш итү.

Барлык 26 янгын очрагы да торак сектор биналарында һәм корылмаларында чыккан. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә – 5, авыл җирлегендә 21 янгын теркәлгән, 11 корылма көлгә әйләнгән, 17 сенә зыян килгән.

Янгынга китергән төп сәбәпләр: электр җиһазлары  һәм  көнкүреш электр приборлары төзелеше һәм аларны куллану кагыйдәләрен бозу; мичләр төзелеше һәм алардан  файдалану кагыйдәләрен бозу; ут белән саксыз эш итү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев