Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сайлаулар вакытында мәктәпләрдә бер атна каникул ясарга тәкъдим ителде

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы каникул атнасын югалтуларсыз оештырып була дигән фикердә.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова октябрьдә сайлаулар уздыру өчен бер атналык каникул кертергә тәкъдим итте.

«Аның фикеренчә, октябрь „аз мобильле ай“ булып санала, бу вакытка күп кенә оештыру эшләре җайга салынган була», — дип белдерә Sputnik радиосы РИА Новости сайтына сылтама белән.

Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы октябрь ахырында мәктәпләрдә каникул атнасы башлануын да искә төшерде.

«Әгәр дә бер фикергә килергә уйлак, каникул атнасын зур югалтуларсыз гына оештырып булыр иде. Бу минем тәкъдим», — диде Памфилова.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар 17 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр узды.  

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев