Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сайлаулар көнендә Аксубай әбүнәчесенә “ТАТМЕДИА”дан бүләк тапшырылды

Бердәм тавыш бирү көне Яңа Ильдеряк авылыннан район газетасын алдыручы Василий Посредников хәтерендә озакка истә калачак.

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы “Сельская новь” газетасы редакциясе җитәкче-баш мөхәррире Людмила Жаренова әбүнәчегә “ТАТМЕДИА” АҖ призын – бензин белән эшли торган пычкы тапшырды. Район газетасыннан тыш, Посредниковлар гаиләсендә “Сувар” республика газетасын, “Чаян” журналын яздырып алалар.

Призлар 2021 елның икенче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” канаты астында басылып чыккан ике басмага (газета+журнал) язылучылар арасында уйнатылды.

Посредниковлар – укырга ярата торган гаилә. Район газетасын алар ярты гасыр яздырып алалар. Василий Васильевич һәм Нина Петровнаның гаилә корып яшәүдәренә дә нәкъ менә шул кадәр ел.

–Беркайчан да бүләк отканыбыз булмады, ә монда шундый зур, кирәкле бүләк! – ди Василий Васильевич. Аңа бүләкне тартмадан алырга кияве һәм оныклары булышты.

Приз иясе корал белән оста эш итте, чөнки ул үз вакытында озак еллар балта остасы булып эшләгән. Хәзер урман алып кисәргә дә була, дип шаяртты ул. Бу көнне Аксубайдан оныклары да кайткан иде.

Чәй табыны артында, Василий Васильевич икенче юлы, суыткыч отсаң яхшы булыр иде, дип елмайды. Ә кызы Елена әбүнәчеләр арасында уйнатылган төп приз – скутер да комачауламас иде, дип шаяртты. Гаилә советында киләсе елда да бәйгедә катнашачакларын хәл иттеләр. Сүз уңаенда, Посредниковлар бензопычкыны киленнәре Ольганың җиңел кулы белән оттылар, чөнки аларга подписканы ул рәсмиләштергән.

“Сельская новь”, “Авыл таннары”, “Ял пурнасе” газеталарына язылу башланды инде. Сез дә, хөрмәтле газета укучылар, редакциядән дә, шулай ук “ТАТМЕДИА” АЖдән дә газетага язылган өчен призларга ия була аласыз. Безнең язмаларны күзәтеп барыгыз: бәйгеләрнең башлануы турында без өстәмә рәвештә хәбәр итәчәкбез.

Реклама, 16+

Акциянең вакыты: 2021 елның 12 маеннан 2021 елның 20 сентябренә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев