Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

САЙЛАУЛАР-2019: Аксубай районында: беренче затларның тавыш бирүе, Владимир Леонов визиты һәм бушлай пылау һәм шашлык

Кичә Татарстанда Дәүләт Советына депутатлар сайлау узды.

Аксубай районы халкы тавыш бирүләрдә югары активлык күрсәтте.


Районның барлык сайлау участокларында да тавыш бирү иртәнге 7.00 сәгатьтә башланды һәм кичке 20.00 сәгатьтә тәмамланды. Сайлаучылар өчен участокларда концерт программалары, чәй табыннары оештырылды.

В. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбендәге сайлау участогында беренчеләрдән булып район башлыгы Камил Гилманов тормыш иптәше белән тавыш бирде.

– Без бүген киләчәктә дә республиканың, районның чәчәк атуы, безнең территорияләр, балаларыбыз һәм оныкларыбыз киләчәге өчен эшләячәк кешеләрне хупларга тиеш. Сайлауларда катнашу – һәркемнең гражданлык бурычы. Бүгенге сайлауларга битараф калып, сез республикада нинди парламент эшләячәгенә, димәк, балаларыгыз, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ничек яшәячәгенә битарафлык күрсәтәсез, – дип белдерде ул үзенең гражданлык позициясен.
Акссубай универсаль технологияләр техникумында урнашкан сайлау участогында барысын да пылау, шашлык белән сыйладылар, камыр ризыклары белән чәй эчерделәр.

Төш вакытында ТР спорт министры Владимир Леонов һәм район башлыгы Камил Гилманов сайлау участокларында булдылар – алар район халкы белән аралаштылар, шашлыктан авыз иттеләр.

Камил Гилманов гриппны профилактикалау акциясен хуплады һәм, халыкны сәламәт булырга чакырып, сайлау участокларының берсендә вакцина куйдырды.
Район кешеләре сайлауларга гаиләләре, кечкенә балалары белән килделәр. Тавыш бирүчеләр арасында Бөек Ватан сугышы, педагогия ветераны Елисей Мурзич Тимирясов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Аксубай районындагы җәмәгать ярдәмчесе Тәнзилә Габдрахманова да бар иде.
13.00 сәгатькә Аксубай районының сайлау участокларында сайлаучыларның 53 проценты тавыш бирде.

Аксубай муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясенең соңгы мәгълүматлары буенча 2019 елның 8 сентябрендә 20.00 сәгатькә Аксубай районында сайлаучылар саны 90,6 процент тәшкил итте. ТСК сайлаучыларның актив килүен билгеләп үтте һәм сайлауларда ТСКга шикаятьләрнең кермәвен хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев