Савым арта
Сөт җитештерүне арттыру өчен район терлекчеләре бөтен мөмкинлекләрне кулланалар.
Августның беренче ункөнлегендә район буенча тулаем савым 81 тоннадан күбрәк тәшкил итте.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1600 килограммга күбрәк.
Районның барлык товарлыклы-сөтчелек фермаларында да савым тотрыклы. «Аксу Агро» ҖЧҖның сөтчелек комплексында күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә карата – 124 процент, Сөниев КФХда 102 процент тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев