Аксубаево
  • Рус Тат
  • "Саврушка" фольклор коллективы оешуга ун ел

    Иске Савруш авыл мәдәният йортының "Саврушка" фольклор коллективы 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.


    "Саврушка" үз тирәсенә җыр иҗатын яратучыларны җыйды. Бу актив тормыш позициясе, иҗади рухландыргыч фикердәшләр коллективы. Ансамбльдә катнашучылар – тамашачыларга шатлык бүләк итүче, аларга ата-бабаларыбызның онытылмас милли мәдәниятен ачучы кешеләр. Чөнки башкарган җырларның күбесе авылның өлкән кешләреннән сорашып бөртекләп җыелган. Бу фольклор коллектив "Чуаш сандугачы" республика конкурсы җиңүчесе, күпсанлы район конкурсларында, фестивальләрдә катнашучы, призер. Шушы көннәрдә Иске Савруш авыл мәдәният йортында коллективның беренче юбилеен билгеләп үттеләр. "Кунакларны каршы алу" фольклор номеры бәйрәм кунаклары өчен үзенчәлекле иҗади бүләк булды.

    ФОТО: район мәдәният йорты архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: