Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Савруш авыл җирлегенең киңәйтелгән утырышы көн темасында иҗади конкурслар да бар

Савруш авыл җирлегенең депутатлар корпусы эше эшлекле атмосферада каралды.

Иске Савруш авыл җирлеге Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин депутатлар корпусының 2020 елда башкарылган эшләре турында хисап доклады белән чыгыш ясады, җирлек тормышындагы мөһим моментларны яктыртты, уңышлар турында сөйләде, авыл халкының проблемаларына тукталды.

Бүгенге көндә авыл җирлегендә 942 кеше яши. Шул исәптән 219 бала, 229 пенсионер һәм инвалид, 500дән артык эшкә яраклы яшьтәге кеше. Узган ел 3 бала туган, 13 кеше үлгән. Демография хәленең начар булуы – җирлектәге проблемаларның берсе.

– Узган ел җирлек терлекчеләре һәм механизаторлары өчен сынау елы булды: ел дәвамында 4 инвестор алышынды. «АгроРаздолье» һәм «Молоко» ширкәтләре бүгенге көндә дә эшләвен дәвам итәләр. Саврушлылар тотрыклылыкны тели, – дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Андрей Кузьмин.

Җирлектә 366 шәхси ярдәмче хуҗалык, 2 КФХ эшли. Ярдәмче хуҗалыкларда 380 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шул исәптән 200 баш савым сыеры, бу узган елгы күрсәткечтән артып китә. Халык сөтне сөт җыючыларга актив тапшыра. 2020 елда Петр Иванов халыктан – 6 млн. 450 мең сумлык 311 тоннадан артык, Валерий Семенов 2 млн. 51 мең 800 сумлык 98 тоннадан артык сөт кабул иткән. Сөткә бәя бер литры өчен 25 сумга кадәр җитте.

Торак пунктларның күп кенә проблемалары үзара салым программасы ярдәмендә хәл ителә. Узган ел Васильевка, Савруш, Түбән Савруш авылларында һәр кешедән – 500әр, Иске Саврушта 300әр сум акча җыйганнар. Җыем 213800 сум тәшкил иткән. Финанслау белән бергә гомуми сумма 1069000 сум булган.

Әлеге акчага барлык торак пунктлардагы урамнарны вак таш җәеп ремонтлауны дәвам иткәннәр, Түбән Савруштагы буаны ремонтлаганнар, кышын урамнар кардан чистартылган, Васильевка авылы зиратын койма белән тотып алганнар, акча шулай ук урамнарны яктырту өчен дә кулланылган – баганаларга өстәмә рәвештә 40 фонарь урнаштырылган, иске ДРЛ лампаларын салдырып алганнар. Бу электр энергиясе өчен акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә һәм урамнарда яктырак була.

Иске Саврушта су үткәргече төзелеше тәмамланган, халыкка үзләренә су системасына тоташасы гына калган. Хәзерге вакытта Васильевка авылы өчен суүткәргеч проектлана. Узган сезонда мәдәният, башкарма комитет хезмәткәрләре көче белән Чистай-Нурлат автоюлы участогында тәртип сакланды.

Авылларда халык бердәм, проблемаларны бергәләп хәл итәләр. Мәсәлән, җирле совет депутаты Федор Назаров җитәкчелегендә ир-атлар Васильевка зираты коймасын үз көчләре белән ремонтлаганнар. Үзара салым акчасы материалларның өчтән беренә җиткән, калганын халык җыйган. Васильевкада туып-үскән Валерий Андреев үз акчасына туган авылында буаны төзекләндергән.

Утырышта авылда белем бирү, мәдәни эшнең лаеклы дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Муниципаль берәмлек җитәкчесе халыкны "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" чараларында активрак катнашырга чакырды һәм, форсаттан файдаланып, җирлек территориясендә узачак ике иҗади конкурс турында игълан итте. Утырышта шулай ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде.

– Бу очрашуда әйтелгәннәрдән чыгып, без үзебез, сәламәтлегебез, иминлегебез, әйләнә-тирә дөнья өчен җаваплы булуыбызга нәтиҗә ясый алабыз, – дип мөрәҗәгать итте утырышта катнашучыларга Алсу Тарханова. – Әгәр җаваплылык күрсәтәбз икән, барысы да яхшы булачак.

Район башлыгы Камил Гилманов, авыл халкы алдында чыгыш ясап, авыл җирлеге советының тормыш шартларын яхшырту, авылларны үстерү буенча яхшы эшен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев