Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Савгачта фельдшер пункты ишекләрен ачты

Районда Урмандеево авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен шатлыклы, мөһим вакыйга булды – модульле ФАП ачылды.

Салкын һава торышына карамастан, тантанага халык күп җыелды. Ачылыш тантанасына район башлыгы Камил Гилманов белән бергә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» РОО Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да килде.

– Сәламәтлек саклау учреждениесенең бу бинасы республика программасы ярдәмендә төзелде, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Яңалык – ул һәрвакыт файдага. Монда килүчеләрне кабул итү бөтенләй башка шартларда алып барылачак. Республика җитәкчелегенә, ведомстволарга районга шундый бүләк ясаганнары өчен ихлас рәхмәт белдерәсем килә.

– Мин сезне яңа ФАП ачылу белән котлыйм, – дип мөрәҗәгать итте савгачлыларга Алсу Тарханова. – Тик сезнең медицина учреждениесенә мөмкин кадәр азрак мөрәҗәгать итүегезне телим. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек телим!

Җыелучыларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сәламләде. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев 40 елдан артык фельдшер пунктында эшләгән, әтисе Зиновий Яковлевичны искә алып, бина хуҗабикәсе Ольга Майоровага истәлекле бүләк тапшырды. Фельдшер район башлыгы кулыннан символик ачкыч алды. Тантана барышында төзүчеләр, әлеге объектны файдалануга тапшыруда катнашучылар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кызыл тасма киселде һәм тантанада катнашучылар ФАП бинасына уздылар.

Сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен монда барысы да бар – яңа җиһазлар, махсус бүлмәләр, кайнар һәм салкын су, санузел. Бер сүз белән әйткәндә, савгачлыларның яңа ФАП турындагы хыяллары тормышка ашты.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП

2
X