Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Савгачта балалар бакчасы төзекләндерелде

Районның мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерләнәләр.

Уку елы башланыр алдыннан барлык белем бирү оешмалары да белем бирү процессын алып баруга әзерлеккә тикшерү уза. Аны хакимиятнең кызыксынган органнары вәкилләре гамәлгә ашыра. Быел ул 11-13 август көннәрендә узачак. Бу вакытка кадәр барлык белем бирү учреждениеләре әзер булырга тиеш, бары тик нигезле ремонт эшләре алып барылганнарына гына искәрмә ясала.

Балалар үз вакытларының күбрәк өлешен мәктәпкәчә белем бирү биналарында үткәрәләр. Биредә алар әйләнә-тирә дөньяны танып белергә өйрәнәләр, ашыйлар, уйныйлар, йоклыйлар, урамга саф һавага чыгалар. Шуңа күрә балалар бакчалары балалар үсешендә аеруча зур әһәмияткә ия.

Савгачта шул ук авыл балалары гына түгел, шулай ук якын-тирә авыллардан да балалар йөри торган бердәнбер балалар бакчасы эшли. Белем бирү учреждениесе 1984 елда ачылган. Ул вакыттан алып мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә техник таләпләр үзгәрде, ә бу балалар бакчасында бер тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән.

Ел саен республика программасы кысаларында капиталь ремонт кирәк булган белем бирү учреждениеләре билгеләнә. Быел исемлеккә Савгач балалар бакчасы да кергән.

Ремонт-төзелеш эшләре агымдагы елның февралендә башланды. Хәзерге вакытта барлык эшләр дә диярлек башкарылган. Мәктәпкәчә учреждениедә тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылган, демонтаж эшләре башкарылган, керү юлы группасы, электр белән тәэмин итү, канализация, җылыту системалары төзекләндерелгән, бизәү эшләре башкарылган.

Уку елы башлану белән, ата-аналар балаларын бакчага алып килә алсыннар өчен, төп эшләрне 1 августка төгәлләгәннәр.

–Быел балалар бакчасы ишеген мәктәпкәчә яшьтәге унбер бала ачып керәчәк. Бер бала Васильевка авылыннан, – дип сөйли балалар бакчасы мөдире Алевтина Иванова. – Төзекләндерелгән бакча өчен ата-аналар да, балалар да бик шат.

Әлбәттә, ремонт-төзелеш эшләре төгәлләнү белән генә белем бирү учреждениесендә эшләр тәмамланмый әле. Бакча территориясен төзекләндерү, аерым алганда, балалар уен мәйданчыкларын төзекләндерү мәсьәләсе тора . Учреждениене әйләндереп алган койманы алмаштырырга, яңа күләгәле түбәләр һәм кече архитектура формалары урнаштырырга, уен мәйданчыгын яңартырга. Балалар бакчасының педагоглар коллективы бу мәсьәләләр дә тиздән хәл ителер дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X