Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Савгачлылар Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көнен билгеләп үттеләр

Савгач авылында кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәгән солдатларга багышланган бәйрәм узды.

Тантанага сугышның нәрсә икәнен белергә туры килән ветераннар, шулай ук стратегик билгеләнештәге чик буе, ракета гаскәрләре, ЗГСВ ветераннары, авыл халкы һәм мәктәп укучылары җыелды. Хәтер обелискы янында яшь армиячеләр мактаулы вахта алып барды.

Төрле гаскәрләр вәкилләре сугыш хәрәкәтләре ветераннары хөрмәтенә төзелгән стела итәгенә веноклар куйдылар. Тантанада катнашучылар алдында Сергей Леонтьев, Анатолий Охотников чыгыш ясады.

Бу көнне Савгач авылында тагын бер вакыйга – Александр Ястребовны армиягә озаттылар. Авылның аксакаллары, иң хөрмәтле кешеләре – педагогика ветераны Геннадий Леонтьев, авыл хуҗалыгы производствосы ветераннары Анатолий Никитин, Александр Васильев булачак солдатка теләкләрен җиткерделәр, яхшы хезмәт итүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев