Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Савгач авылында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачтылар

Савгач авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды.

Бирегә килүчеләрне ”Горур яңгыра, минем туган телем!” дип исемләнгән матур итеп бизәлгән китаплар күргәзмәсе каршы алды. Кичәгә өлкән буын вәкилләре дә килде. “Халык бердәмлегендә - Ил көче!” дип исемләнгән әдәби кичә алар күңеленә хуш килде. Авыл халкы яраткан халык язучыларын искә төшерде. Татарстан авторларының рус, чуаш телләрендә шигырьләре яңгырады. Китапханәче Наталия Сергеева республикабыз һәм илебездә яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгы турында сөйләде, чуаш телендәге яңа китаплар һәм журналлар белән таныштырды.

Авыл мәдәният йорты хезмәткәре Елена Краснова мәдәният йортында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нинди чаралар планлаштырылуы турында сөйләде. Алар халыкның төрле категорияләрен колачлый, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрне дә. Тантанага килүчеләр тематик чараларда актив катнашырга теләк белдерделәр. Чөнки мәдәни чараларга җәлеп итү күңел күтәренкелеге бирә, тормышны кызыклы, бай итә.

 

Фото: Савгач авыл китапханәсе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев