Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сау бул, Кыш! Исәнме, матур яз!

Аксубайның үзәк мәйданы оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан бәйрәм конкурсына дип ясалган курчаклар белән тулды.

Ә беленнәрне күпме пешергәннәр! Бәйрәмгә көн дә бик матур, кояшлы булды. Барлык кешеләр дә Май чабу бәйрәменә беленнәр көтте  һәм бер-берсеннән гафу сорарга ашыкты. Православие календарендә  Май чабу бәйрәменең соңгы көне  гафу сорау якшәмбесе буларак билгеләп үтелә. Район халкы  кышны озатканда рәхәтләнеп күңел ачты.

Беленнәр белән сыйландылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, сәхнәдән төрле халыкларның җырлары яңгырады, матур биюләр биеделәр. Районның мәдәният бүлеге искиткеч күңелле программа әзерләгән. Халык төрле уеннарга сусаган булган, шуңа балалар да, өлкәннәр дә чаналар белән булган ярышларда рәхәтләнеп катнашты, киез итекләр аша да сикерделәр. Таудан да шудылар, хәтта аркан да тартыштылар. 

Белем бирү учреждениеләре, предприятие, оешма   коллективлары кунакларны төрле рецептлар белән пешерелгән беленнәр белән сыйлады. Беленнәр белән сыйланырга килгән кунаклар:” Беленнәрегез бик тәмле, телеңне йотарлык булган!”, – дип әйттеләр. 

– Май чабу бәйрәме кышның тәмамлануын күрсәтә. Район кышны яхшы күрсәткечләр белән уздырды. Яз килүенә шатланып, киләчәктә икмәкләребез мул, җирләребез уңдырышлы булсын, барлык тармакларда эшләүчеләргә эшләрендә уңышлар телибез. Рәхәтләнеп күңел ачыгыз!  – дип бәйрәм белән котлады район башлыгы Камил Гилманов.

Май чабу бәйрәменә ясалган курчаклар елдан-ел матурая бара.  Аксубайлылар, оешмалар, белем, социаль, мәдәният учреждениеләре нинди генә сылу курчаклар ясамаган! Аксубайның 3 нче урта мәктәбе «Май чабу бәйрәме курчагы» конкурсында беренче урынга лаек булды,икенче урында “Кояшкай” балалар бакчасы, өченче урында – Савгач урта мәктәбе танылды. Чынлап та җиңүчеләрнең курчаклары искиткеч матур иде. Аларга Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырылды. 

Алып баручылар матур итеп киенеп күңелле ял бүләк  иттеләр. Бәйрәмнең карачкысы да бик матур итеп, зәвык белән ясалган иде, аны хәтта яндырырга да кызганыч булды. Балаларның, олыларның җанлы тавышларына бәйрәмнең символы булган саламнан ясалган курчакны тиз арада ялкын урап алды. Сау бул кыш, сау бул Май чабу бәйрәме! 

Фотоларны  карагыз һәм үзегезне эзләгез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев