Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Сатырга ярый, ә кабул итәргә – юк?

Кулланучылар хокукларын яклау органына сыйфатсыз товарны кире алырга теләмәгән сатучыларга зарлар күбәйде.

Дәүләт алкоголь инспекциясе бүлеге баш белгеч-эксперты Лилия Гәрәева хәбәр иткәнчә, шундый мәсьәлә белән өч ай эчендә инде 5 кеше мөрәҗәгаь иткән, һәм барысы да сыйфатсыз телефонны кире кайтаруга кагылышлы. Кулланучылар хокукларын яклаучы бүлмәсендә без пенсионер әбигә тап булдык.

– Узган якшәмбе көнне иртә белән 8 сәгать 20 минутта үзебезнең Аксубай салонында телефон сатып алдым. Өйгә кайткач кына миңа шалтыратучы кешеләрнең исемнәре күренмәве ачыкланды. Шул ук көнне төштән соң салонга сыйфатсыз телефонны тапшырып, акчаны кире кайтарырга бардым.

Алар телефонны кабул итүдән баш тарттылар, ял көне кабул итмибез, диделәр, – дип сөйли ачуы кабарган пенсионер әби. – Ничек инде алай? Ял көне сата алалар, ә кабул итә алмыйлармы? Дүшәмбе көнне килдем, телефонны кабул иттеләр.

Лилия Гәрәева пенсионер әбигә дәгъва язарга ярдәм итте.

– Телефонны кабул итүдән һәм акчаны кайтарудан баш тарту сирәк күренеш түгел, – ди белгеч. – Хәтта күзгә ташланып торган җитешсезлекләре булса да, кибеттә алар барлыкка килүдә сатып алучыны гаепләргә мөмкиннәр.

Телефонның кире кайтарып булмый торган товарлар исемлегенә керүенә яки кассада кайтарып бирерлек акча булмавына сылтаучылар да бар. 

“Кайтарып булмый торган товар“га – телефонга килгәндә, чынлап та, сатып алудан соң кайтарып булмый торган товарлар Исемлеген раслау турындагы Хөкүмәт Карары бар. Һәм телефон – шул Исемлектә.

Әмма яхшы сыйфатлы товарларны гына кайтарып булмый. Әгәр дә товарның җитешсезлекләре бар икән, “Кулланучылар хокукларын яклау“ турындагы канун товарны кире кайтаруга комачауламый. 

Шулай итеп, әгәр сатучы товарны кире алудан баш тарта икән, беренче эш итеп акчаны кайтаруга дәгъва язырга ашыгыгыз. Гадәттә сыйфатсыз товар өчен акчаны кайтаруга дәгъва язганнан соң бәхәс төгәлләнә, һәм кибет сатып алучы таләпләре белән килешә.

Дәгъваны белгеч-эксперт ярдәме белән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 йорт адресы буенча урнашкан башкарма комитетның Дәүләт алкоголь инспекциясе кабинетында тутырырга була. Телефон: 2-93-21.

Йомгак ясыйбыз. Телефонның җитешсезлекләре табылса, гарантия срогы чыкмаса сатучыга кире кайтарырга була. Әгәр сез телефонны онлайн-кибеттән сатып алгансыз икән, җитешсезлекләре булмаганда да  аны кире кайтарырга була.

Фото
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев