Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Сан»лы тапшыруларга әзерлән

Татарстан 3 нче июньнән санлы тапшыруларга күчәчәк.

Күп кенә зур шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да аналог телевидениесе санлы телевидение белән параллель рәвештә эшли. Әмма 2020 елның 1 гыйнварыннан санлы телевидение гына калачак. Татарстан аңа 3 июньнән күчәчәк.

Заманча телевизорлар белән күчкәндә проблемалар булмаячак, чөнки  алар DVB-N2 санлы стандартын кабул итә. Шулай да телевизорда телетапшырулар форматын тикшерергә кирәк. «Беренче», “ Россия», “ НТВ», “ 5 нче Канал» телеканаллары логотиплары янында телевизор экранында «А» хәрефе урнашкан. Әгәр телевизор DVB-Т2 санлы стандартын кабул итә икән, ул очракта каналларны санлы форматта  җитәрлек итеп карау өчен, аны яңадан дециметрлы яки күпдулкынлы антеннага тоташтырырга кирәк булачак.

Әгәр телевизор кирәкле санлы стандартны кабул итмәсә, антеннадан тыш, махсус приставка да  кирәк булачак. Санлы стандартны кабул итүче приставканы теләсә кайсы  көнкүреш техникасы һәм электроника кибетләрендә яки почта бүлегендә сатып алырга мөмкин. Бәясе 700 сум тирәсендә тирбәлә. Телевизорның DVB-T2 цифрлы стандартын кабул итүен  берничә ысул белән ачыкларга була: телевизорның паспортыннан  маркасын карап  һәм Интернеттан телевизорга характеристика модельләреннән дә табып  ачыклап була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, DVB-T стандартын гына кабул итүче телевизорлар һәм приставкалар санлы сигналны кабул итә алмый. Бу очракта DVB-Т2 приставкасының заманча моделен сатып алырга туры киләчәк.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев