Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Санитария таләпләре – Сабан туе өчен мәҗбүри

Роспотребнадзор идарәсенең ТР Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге массакүләмле чаралар, шул исәптән Сабан туен үткәргәндә санитария -эпидемиология таләпләре хакында искәртә.

Санитария таләпләре буенча массакүләмле чаралар үткәргәндә йогышлы һәм массакүләм йогышлы булмаган авыруларның һәм агулануларның таралуын барлыкка килүне булдырмау максатларыннан җәмәгать туклануы оешмаларына сатылуга куела торган ризыклар ассортиментын җәмәгать туклануы оешмасы урнашу урыны буенча халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеген алып баручы органнар белән килештерергә киңәш ителә.

Массакүләмле чаралар үткәргәндә, шул исәптән Сабан туе бәйрәмен дә, түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк: суыткыч җиһазлар белән тиешле күләмдә тәэмин итәргә, әзер ризыкларны марка язулары булган нык итеп ябылган контейнерларда, боксларда, термоконтейнерларда, суыткыч-сумкаларда һәм шуңа охшаш башка сыешлыкларда алып килүне тәэмин итәргә; кайнар ризыклар әзерләнгән урыннарда технологик җиһазлар урнаштырырга һәм ярымфабрикатларны югары әзерлек дәрәҗәсенә җиткереп пешерергә; инвентарьләргә маркалар сугарга һәм аларны катгый рәвештә маркировка буенча гына кулланырга; кайнар ризыкларны, салкын кабымлыкларны алдан түгел, ә сатыласы көнне генә әзерләргә; савыт-сабаның да җитәрлек күләмдә булуы шарт, шул исәптән бер тапкыр кулланыла торганының да, эшчеләрнең шәхси гигиена таләпләрен үтәү шартларын булдырырга; кул югычлар урнаштырырга, сабын, бер тапкыр кулланыла торган сөлгеләр булу шарт; хезмәт күрсәтү һәм сату итү өчен җәлеп ителгән хезмәткәрләр медицина тикшерүе узарга һәм медицина күзәтүе кенәгәсен үзләре белән  йөртергә тиешләр; чүп-чар җыю өчен сәүдә яки җәмәгать туклануы нокталары янында “чүп ташлау өчен“ тамгасы белән сыешлыклар урнаштырырга, кулланучылар кулларын юсыннар өчен югычлар урнаштырырга; әзер ризыкларны һәм  башка тиз бозыла торган азык-төлек продуктлары, эчемлекләр, туңдырма сатканда  суыткыч һәм  тиешле документларның (товар-транспорт накладное, сыйфат һәм иминлек турында таныклама, декларация яки яраклылык сертификаты) булуы мөһим; әзерләнгән ризыкларның сыйфатын һәм иминлеген өстәмә тикшерүне тәэмин итәргә; әзерләнгән ризыкларны тикшерү өчен махсус әзерләнгән, маркировкаланган капкачлы стериль савытка тәүлеклек сынау алырга. Тәүлеклек пробаларны  плюс тамгасы белән 2-6 градуста 48 сәгать дәвамында сакларга.

Күчмә сәүдә итү һәм  җәмәгать туклануы өчен  киңәш ителгән ассортиментлар исемлеген Татарстан Республикасы, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Мазилин урамы, 86 нчы йорт адресы буенча урнашкан  Роспотребнадзор идарәсенең ТР Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлегендә алып була. Тел.: 2-74-55.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев