Аксубаево
  • Рус Тат
  • Салым хезмәткәрләре эшкуарлар белән очрашты

    Районда салым түләүчеләрнең салым хезмәте вәкилләре белән эшлекле очрашуы узды.

    Киңәшмәне ТР муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин алып барды.

    Эшмәкәрләр белән сөйләшүнең төп темасы - «Электрон түләү чараларын кулланып акча белән исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында»гы Федераль закон нигезендә кабул ителгән норматив-хокукый актлар. Әлеге яңалыклар кысаларында Россия Федерациясе территориясендә барлык оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, законда каралган очраклардан тыш, контроль-касса техникасын мәҗбүри рәвештә кулланырга тиеш.

    ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 12 нче номерлы районара инспекциясе күчмә тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Сергей Наумов Федераль закондагы барлык үзгәрешләр пунктларына җентекләп тукталды, кассаларны кулланудан азат ителгән эшкуарлык эшенең аерым төрләре турында сөйләде. Әлеге тема районның күп кенә эшмәкәрләрен борчыган булып чыкты. Киңәшмә барышында залдан сораулар яңгырады.

    Аерым алганда,

    - Базар сәүдәсендә касса аппаратлары кирәкме?

    - Ерак торак пунктларга сатуларга чыкканда да касса аппаратларыннан файдаланырга тиешбезме?-дигән сораулар яңгырады. Һәр мәсьәлә буенча ул төпле аңлатмалар бирде.
    Очрашуда салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Камалова һәм күчмә тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы Сергей Наумов катнашты.

    Киңәшмәдә шулай ук агымдагы ел башыннан «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллану буенча эксперимент үткәрү турында да мәгълүмат бирелде.

    Һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен Федераль салым хезмәтенең «Минем салым» рәсми кушымтасы һәм аны куллану методлары турында салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы Роза Камалова сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: