Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Салым декларацияләрен шәхси кабинет сервисы аша җибәреп булачак

«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора», - диде Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.

Салым декларацияләрен шәхси кабинет сервисы аша җибәреп булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«Физик затлар өчен шәхси кабинет сервисы аша шәхси эшмәкәрләр һәм гражданнар 3-НДФЛ декларацияләрен юллый алачак», — диде ул. 30 марттан территориаль органнарда кабул итүләр туктатылганын искәртте. «Без контактсыз сервислардан куллануны киңәш итәбез. Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар», — диде.

Аның сүзләренчә, салымнар турында хисапны, электрон имза булса, электрон документлар әйләнеше операторлары аша электрон рәвештә, Федераль салым хезмәте сайтында «Салым һәм бухгалтер хисабы» сервисы аша җибәреп булачак.

«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала», — ди Андрей Никиташин.

Икътисади куркынычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 8-800-222-22-22 бердәм контакт үзәк телефонына яки рәсми сайтта салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X