Аксубаево
  • Рус Тат
  • Салкыннарда җылы булырмы?

    Хәзерге вакытта Аксубай районының төрле объектларында 2018/2019 еллар җылыту чорына әзерлек 90,8 процентны тәшкил итә.

    Бу хакта безгә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов хәбәр итте. Штабның җылыту чорына әзерлек буенча беренче утырышы 2 августта булды. Анда ведомство җитәкчеләре кайбер объектларның әзерлеге турында хисап тоттылар.

    Бистәдә модульле сигез газ казаны эшли – 2 нче, 3 нче мәктәпләрдә, техникумда, “Яшьлек“ универсаль спорт комплексында, “Дельфин“ бассейнында, район Мәдәният йортында һәм икесе үзәк район хастаханәсендә.

    6 августка тәкъдим ителгән мәгълүматлар буенча сәламәтлек саклау объектлары алдагы  җылыту сезонына – 87 процент (55 объектның 48 е әзерлек линейкасында),  мәгариф объектлары – 86  процент (26 мәктәп, 10 балалар бакчасы һәм бер мәктәпкәчә учреждение), мәдәният объектлары – 81 процент (54 объектның 44 е), ике спорт һәм биш социаль хезмәт күрсәтү объекты 100 процент әзер.  

    Капиталь ремонт дәвам иткән объектлар әзерлек линейкасына эләкмәде. Болар  Иске Тимошкино һәм Иске Ибрай мәктәпләре. Ә Иске Ильдеряктә балалар бакчасы төзелеше башлана. Кайдадыр документларны эшләп бетерү, санагычларны алмаштыру таләп ителгән объектлар да бар.

    Калганнарында зур булмаган хилафлыкларны бетерәсе бар. Күп фатирлы йортларга килгәндә, аларның барысы да тулысынча индивидуаль җылыту системасына күчерелгән. Бу көннәрдә аларның җилләткеч каналларын тикшерү төгәлләнә һәм әзерлек паспортлары рәсмиләштерелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: