Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Салкыннар су үткәргечләрне туңдырды – аксубайлылар сусыз калды

Узган атнада Аксубайда суүткәргечләр туңа башлады. Күп катлы йортлар, шәхси йортлар чиратлашып сусыз калды.

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Камил Гилманов, йортларда, предприятиеләрдә һәм авыл хуҗалыгы формированиеләрендә суүткәргечләрнең алга таба туңуына юл куймас өчен чаралар күрергә чакырды.

– Йортларның 20-30 процентында су туңды, күпчелегендә – суны магистральдән өйгә кертү юлында, – дип шәрехләде «Җылылык челтәрләре»нең Аксубай филиалы җитәкчесе Мансур Сәхабетдинов. – Проблема шунда ки, чөнки торбаларның яту тирәнлеге түбән. Салкыннар чигенсә дә, туң җиргә төшә бара. Район үзәгендә яшәүчеләргә, су хәрәкәте тукталмасын өчен, су краннарын тамчылап агызып калдыруларын сорап мөрәҗәгать итәбез. Аңлыйбыз, бу – гаилә бюджетына зыян, санагыч кулланылган су күләмен исәпләячәк, әмма бу әлеге очракта – котылгысыз. Сусыз калганчы, берничә куб су өчен арттырып түләү күпкә җиңелрәк тә, арзанрак та.

“Идарәче компания” һәм “Җылылык челтәрләре” бригадалары киеренке режимда эшләделәр һәм эшләүләрен дәвам итәләр. Белгечләр суүткәргеч коеларының бөтен җирдәдә булмау проблемасы белән очраштылар, ә бу трассаларны җылытуны кыенлаштыра. Суүткәргечләрне җылыту мөмкин булган очракта, белгечләр киләчәктә аларга хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләрен башкару өчен, ул урыннарда су үткәргеч коелары белән җиһазларга киңәш итәләр.

Җылыту процессы җиңел эш түгел һәм шәхси йортларда барлык очракларда да уңышлы түгел. Шулай да кайберәүләргә язны көтәсе һәм су артыннан күршеләргә яисә чишмәгә йөрисе кала. Сүз уңаенда, ял көннәрендә чишмәләрдә кеше күп иде, халык су аларга килде, чөнки шәхси йорт белән яшәүчеләрдә коелар калмады диярлек, ә урамнардан колонкаларны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү тормышка ашкач ук, алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев