Аксубаево
  • Рус Тат
  • Салкын караш өчен хөкем иттеләр

    Аксубай районы суды районның бер авыл хуҗалыгы оешмасының бүлек идарәчесенә хөкем карары чыгарды.

    Төзелеш эшләре вакытында эшкә салкын караш аркасында узып баручы граждан травма ала. Алган  травмалар әлеге   кешене үлемгә китерә. Гаепләнүчегә, биләүче вазыйфасына карап ,төзелеш эшләрен алып барганда, бүлек хезмәткәрләре белән куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү дә йөкләнгән булган. 2018 нче елның декабрь башында ул биналарны сүтүгә махсус  күзаллаулары булмаган предприятие хезмәткәрләрен  җәлеп итә һәм элеге эшләрне башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча бернинди дә чара күрми. 

    Шуңа өстәп, сүтелергә тиешле мәйданчыкны койма белән әйләндереп алмаган һәм бернинди кисәтүче тамгалар да куймаган, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча җаваплы кешеләрне дә билгеләмәгән. Моннан тыш әлеге бинаны сүтүне контрольга  да алмаган. Идарәченең салкын карашы нәтиҗәсендә, 2018 нче елның 4 нче декабрендә бинаның түбәсен сүтү барышында эшчеләр түбәдән агач стрәпиләне ыргыта.

    Ул үз чиратында әлеге территориядән үтеп баручы ир-атка килеп төшә.Нәтиҗәдә әлеге ир-ат башына күпсанлы яралар формасында тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүче  ябык формадагы травмалар аркасында Аксубай хастаханәсендә вафат була. Бүлек идарәчесенең салкын карашы  җинаять эше ачуга китергән. Суд хөкем ителүчене гаепле дип таныды һәм аны өстәмә җәзасыз- биләгән вазыйфасыннан һәм эшчәнлегеннән азат итмичә шартлы рәвештә 2 елга хөкем итте. 

    Аксубай район суды матбугат хезмәте материаллары буенча.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: