Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

”Салават күпере” тагын да матуррак булачак

Район үзәгендәге “Салават күпере” балалар бакчасында ремонтның икенче чираты бара.

Бакча коллективы моңа шатланып туя алмый. Шулай булмый ни, “Салават күпере” ачылганнан алып, ә бу 25 элек булды, монда бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Идәннәр урыны-урыны белән тузган, тәрәзәләрдән җил өрә, җылыту һәм канализация системалары даими сафтан чыга, түбәдән су үтә иде.

Беренче эш итеп, 2012 елда ук түбәне алмаштырдылар. Узган ел биредә зур ремонтның бер өлешен башкардылар – беренче катта төркемнәрдә җылы идәннәр ясадылар, барлык тәрәзәләрне, ишекләрне, сантехниканы, электр үткәргечләрен алмаштырдылар.

– Быел без, барлык таләпләрне һәм стандартларны үтәп, ризык әзерләү блогын ремонтлыйбыз, икенче катта эчке эшләрне башкарабыз һәм фасадны тышлыйбыз, – дип аңлатты балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гайфуллина. – Ремонтның әти-әниләргә уңайсызлыклар тудырганын аңлыйбыз, балаларны башка мәктәпкәчә учреждениеләргә күчерергә туры килде, әмма бу балалар өчен төркемнәрдә җылылык, уңайлылык тудыру белән компенсацияләнәчәк.

Әгәр азык-төлек блогында башкарылган эшләрне пешекчеләр һәм кухня эшчеләре генә бәяли алса, ә җылылык һәм уңайлылык – сабыйлар өчен эшләнә, бина фасады исә узып йөрүчеләр игътибарын үзенә җәлеп итәчәк. Фасад өлешендә яңа элмә тактасы да пәйда булган инде.

– Эчке бизәкләү эшләре төгәлләнде диярлек, азык-төлек блогында эш бара әле, фасадны тышлап бетергәч керү төркемнәрен төзекләндерүгә керешәчәкбез, – дип уртаклашты ”Максад” подряд оешмасы җитәкчесе Илшат Хәмидуллин.

Көн саен, төзүчеләр белән бергә, коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча барлык таләпләрне дә үтәп, процессны тизләтү өчен балалар бакчасы хезмәткәрләре дә кулдан килгәнчә эшләргә тырышалар. Коллектив балалар бакчасы сабыйларның шат авазыннан гөрләп торсын өчен эшне тизләтергә тырышса да, бу уңайдан төзүчеләрнең үз фикере – ремонт озакка җитсен өчен, аны сыйфатлы башкару.

Балалар бакчасы коллективы ремонт белән параллель рәвештә «Лукойл» - «РИТЭК» ПАОдан «Спорт» номинациясендә откан грант акчасын «Сәламәт балалар – бәхетле балалар» проектында гамәлгә ашырды, уен мәйданчыгында таганнар, күләгәле таучыклар урнаштырганнар, комлык ясаганнар. Яңартылган балалар бакчасы тиздән үз ишекләрен ачачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев