Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Салават күпере” балалар бакчасын төзекләндерәләр

Район үзәгендәге «Салават күпере» балалар бакчасында зур ремонт бара.

Аны әлеге мәктәпкәчә учреждение күптән көткән иде инде, беренче катта идәннәр җимерелгән иде, иске агач тәрәзәләр аша җылы чыга иде, канализация дә  ремонт таләп иде.

- Ремонт тулы куәтенә бара, – ди балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гайфуллина. - Безгә балаларны кабул итү өчен ай ярымнан азрак вакыт  калды, ә эшнең күләме бар әле. Безнең визит вакытында балалар бакчасында  эш тулы көченә бара иде. Чистай электрчылары бригадасы электр щитларын урнаштырган, ә отпусктан чыккан хезмәткәрләр диварлардан обойларны салдырган.

-Беренче катта җылы идәннәр урнаштырылды, тәрәзәләр алыштырылды, ишекләр урнаштырабыз, бәдрәфләрдә сантехниканы алыштырабыз, – ди подрядчы оешма вәкиле Илшат Хәмидуллин.

Балалар бакчасы җитәкчелеге һәм коллективы күтәренке кәеф белән эшне Республика көненә тәмамларга планлаштыралар. Хәер, зур ремонт әле тәмамланмаган, әмма эчке бизәкләү өчен материалларга заказ бирелгән инде. Ә калганы-тәрбиячеләрнең фантазиясеннән тора.

- Күпме еллар ремонт турында хыяллансак та, көтәргә туры килсә дә, сабыйларга уңайлы, өчен барысын да эшләячәкбез, - диләр хезмәткәрләр.
«Салават күпере» балалар бакчасын ремонтлау өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелгән. Татарстанда 2019 елда барлыгы 36 балалар бакчасын ремонтның берничә төре буенча – тәрәзәләр, ишекләр, үзәк җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен, канализация, вентиляция, кондиционерлау системасын, түбә, фасадны алыштыру һәм башка эшләр планлаштырыла.

«Салават күпере» балалар бакчасының  түбәсен алданрак  япканнар, ә менә быел фасадны ремонт программасына кертмәгәннәр, ләкин коллектив киләсе елга аларның балалар бакчасы да мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республика программасына керер һәм ул чакта тышкы яктан да яңартылыр дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев