Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Саклауга яхшы сыйфатлы ашлык салырга

Районда бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланганга айдан артык вакыт узса да, ындыр табакларында һәм складларда эш дәвам итә әле.

”Аксубай” АФның “Смена” бүлекчәсе ындыр табагында киеренке эш көннәре. Ә бит урып-җыю кампаниясе кебек җаваплы булган чорга – кышка күп вакыт калмады. Саклауга нинди орлык салсаң, язын шуны чәчәсең.

Үстерелгән һәм җыйнап алынган уңышны салкыннарга кадәр яхшы сыйфатлы итеп складларга салырга кирәк. “Смена” бүлекчәсе ындыр табагы үзенчәлекле орлык саклау пункты булып хезмәт итә. Урып-җыю вакытында бирегә кырдан комбайннар бункерыннан солы һәм арпа уңышы кайтарылды. Монда бөртек башлангыч эшкәртү уза. Аны машинист Владимир Куштуков ындыр табагы эшчеләре Валентина Черникова һәм Дина Морозова булышлыгы белән башкара.

Башлангыч эшкәртүдән соң, ашлык партиясе Яңа Аксубайда урнашкан стационар бөртек чистарту агрегаты аша чыгару өчен төяп озатыла. Алар белән машинистлар Владимир Федоров һәм Шөһрәт Шәкуров идарә итә. Соңгы чистарту узган орлык материалын янә шул объектка алып кайталар һәм саклауга салалар. Бөртек ташу белән Малик Төхвәтуллин шөгыльләнә.

– Складка 400 тонна арпа салырга планлаштырабыз, әлегә 320 тонна кайтарылды, – дип эш торышы белән таныштырды склад мөдире Ольга Волкова. – Шулай ук 110 тонна солы салдык. Эш көн саен дәвам итә. Ашлыкны төяп җибәрү һәм кабул итүне оптималь вакыт эчендә башкарып чыгу өчен безнең хезмәткәрләр зур тырышлык белән эшлиләр.

Көн саен объекттан чистартуга 40-45 тоннага кадәр ашлык ташыла һәм әзер рәвештә 35 тоннага кадәр китерелә. Ашлык салу процессы белән Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов та танышты.

– Бу хуҗалыкта яңартылган, сортлы орлыклар кулланыла, – дип билгеләп үтте ул. – Бүлекчәдә орлыклык материалны саклауга салуга җитди карыйлар. Бөртек төрле складларда саклана, аларны урнаштыру, чүпләү рөхсәт ителми. Бина иске булуга карамастан, аларда тиешле тәртип саклана. Орлыклык материалны саклау буенча да дәгъвалар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев