Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Саклап куегыз: уңган бакчачылардан файдалы киңәшләр

Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара.

Кишерне чәчкәннән соң, көн дә су сибегез. Тишелеп чыккач, ике атна тәнәфес ясагыз. 

Кыяр укроп белән янәшә яхшырак үсә. 

Кыярга суны сибеп кенә калмагыз, өстенә дә бөркегез. 

Суык көндә кыяр үсә торган теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр куегыз. Эссе көндә киресенчә салкын сулы чиләкләр куеп торыгыз. 

Кыяр үтәли җил һәм температураның кискен үзгәрүен яратмый. 

Петунияләр яңгырдан зыян күрсә, Эпин препараты сибегез. 100 грамм суга 2 тамчы исәбеннән. Петуниянең кипкән, шиңгән яфракларын гел алып торыгыз. 

Помидор, борыч, баклажан утыртасы чокырчыкка берәр төймә Глиоклодин (микробиологик препарат) салыгыз. Ул бактерияләрдән һәм гөмбәчек авыруларыннан саклый. 

Суган белән кишерне бер түтәлгә утыртыгыз. Алар бер-берләрен корткычлардан саклый. 

Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара. 

Помидорны иртә утыртып, салкыннар тору сәбәпле аларны ачык туфракка күчереп утырту җае булмаса, чүлмәкләренә туфрак сибеп торыгыз. Ул өстәмә тамыр җибәреп торганда, сабагы үсми торачак. 

Борчак суыкка чыдам, шуңа да аны иртә чәчәргә курыкмагыз. Җәй буе борчак уңышы алыр өчен, аны ун көн саен чәчеп торыгыз.

 

Чыганак: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев