Аксубаево
  • Рус Тат
  • Сак бул

    Аксубайның 5 нче сыйныф укучылары “Иминлек көндәлекләре“н алдылар.

    Балаларның юл-транспорт вакыйгаларында имгәнү  алуларын киметү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүче юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү максатыннан ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе, “Юл хәрәкәте иминлеге“ ДБУ һәм “Тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге“ ДБУ “Татар балалар нәшрияте“ АНО партнерлыгы белән берлектә ике телдә нәшер ителгән  “Сакла“ инновацион өйрәтү проектын эшләде.

     Проект www.sakla.ru интернет-порталында тормышка ашырыла. Порталда хәбәр ителгәнчә, проект юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтү буенча үзенчәлекле интерактив балалар мохитен булдыруга юнәлдерелгән.

    Проект кысаларында бала “Имин балачак шәһәре“ интерактив өйрәтү онлайн-уены, “Сакла“ мультимедияле өйрәтү модульләре һәм “Юлларны күзәтүчеләр“ мультфильмнар серияләре белән таныша алачак.

    Балалар монда “Имин балачак шәһәре“ндә уйный, видеодәресләр карый һәм “Иминлек турында җырлар“ җырлый ала. Шуңа өстәп, әлеге интернет-портал төрле яшьтәге кешеләр өчен кызыклы һәм файдалы.

    Быел 5 нче сыйныф укучылары “Сакла“ порталы кысаларында эшләнгән “Иминлек көндәлекләре“ белем бирү-тәрбия проекты катнашучылары булачак.

    Аксубайның 3 нче мәктәбендә белем алучы 5 нче сыйныф укучылары белән Нурлат шәһәрендә ТР ЮХИ ДБУ ТУ бүлеге вәкилләре Иминлек дәресе уздырдылар һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләре белән белешмәлекләр һәм фликерлар өләштеләр.

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: